
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Зарипов «Сетевая компания» ААҖ алдындагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
«Актаныш-информ» хәбәр иткәнчә, акционерлык җәмгыятнең иң зур бүләген Ленар Зариповка Минзәлә шәһәрендә узган яңа бина ачу тантанасында «Сетевая компания»нең генераль директоры Илшат Фәрдиев тапшырды.