
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Зарипов бүген икмәк кабул итү предприятиясе, «Актаныш икмәк комбинаты» кулланучылар җәмгыяте һәм Яңа Әлем авылында урнашкан «Актаныш-икмәк» комбинаты эшчәнлеге белән танышты.
Актаныш муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, районның сәнәгать оешмалары эшчәнлеге белән танышуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Рөстәм Ильясов һәм Лиана Сираева да катнашты.