news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Латвиянең мөселман зиратында өмә узачак

^Латвиянең мөселман зиратында өмә узачак

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 5 ноябрь көнне Латвиянең Рига шәһәрендәге мөселман зиратында өмә узачак. Бу хакта Латвия мөселманнары җәмгыяте берлеге рәисе Зөфәр Зәйнуллин хәбәр итте. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Ригада ике мөселман зираты бар. “Анда мөселманнарны бөтен шартларын китереп, безнең ризалык белән генә күмәләр”, - ди Зөфәр Зәйнуллин. Аена бер тапкыр Латвиянең “Домская площадь” радиосында татар телендә ярты сәгатьлек тапшырулар чыга икән. Шуннан өмә турында хәбәр бирелә. Узган елны өмәгә кырыкка якын милләттәшебез килгән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100