Һәлакәт нәтиҗәсендә мопедчының гомере өзелгән
Соңгы 17 көндә Татарстан территориясендәге юлларда транспорт һәлакәтендә 316 кеше имгәнгән һәм 37се үлгән
(Казан, 18 август, “Татар-информ”). 17 август сәгать кичке 9 нчы ярты булып үткәч Казан – Малмыж юлының 35 нче чакрымында, Биектау районы турысында, “ВАЗ-2114” алдында барган мопедка бәрдергән. Юлдагы автоинспекторлар, втомобиль белән идарә иткән 1981 елгы кеше юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 һәм 9.10 пунктларын бозган, дигән нәтиҗәгә килгән, ягъни ул хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне арттырган һәм икенче транспорт белән ике арада куркынычсыз урын калдырмаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә, мопедта барган 1957 елгы кеше авыр хәлдә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган, әмма икенче көнне, 18 августта, төнге 2 туларга 15 минутта үлеп киткән.
Республиканың ЮХИДИ идарәсе августның 17 көнендә Татарстан территориясендәге юлларда кешеләргә каза китергән 242 транспорт һәлакәтендә 316 кешенең имгәнүе, җәрәхәтләнүе, ә 37сенең гомере өзелүе хакында хәбәр итә.