news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районы укучылары өчен танк училищесына экскурсия оештырылды

Лаеш районы укучылары өчен танк училищесына экскурсия оештырылды
Фото: "Кама ягы" газетасы

Лаеш районының Рождествено мәктәбе укучылары Казанның Жуков орденлы югары танк команда училищесында экскурсиядә булды. Бу хакта «Кама ягы» газетасы яза.

Яшүсмерләр өчен уку йортының бөтен территориясе буйлап зур экскурсия оештырылды. Балалар училище музее белән танышты, анда аның тарихы, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары турында белде.

Экскурсиядән соң укучылар хәрби техника фонында истәлеккә фотога төште һәм шундый кызыклы экскурсия өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot