news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Кызыл Шәрык” агрохолдингы акционерлары ашлыклата дивидендлар алды

Дивидентларның гомуми суммасы 22 миллион сум тәшкил итә

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). “Кызыл Шәрык” агрохолдингының 12 мең акционеры ашлык рәвешендә дивидендлар алды.
Татарстан аграрийлары өчен быелгы ел зур сынау булды. Быел игенчеләр зур югалтулар кичерде. Керем булмау сәбәпле, акционерлар еллык премиясез һәм дивидентларсыз калды.
“Кызыл Шәрык” агрохолдингы җитәкчелеге зур чыгымнарга карамастан, авыл районнарына эшләүче холдинг хезмәтчәннәренә ярдәм күрсәтергә булган.
2010 елда агрохолдинг 300 тоннадан артык ашлык алырга планлаштырган. Әмма салкын кыш һәм коры җәй бөртекле культуралар уңышын юкка чыгарды диярлек.
Компания ашлыкны су транспорты белән Краснодар краеннан керткән. Ә республика районнарына ашлык йөк автопоездлары белән җибәреләчәк. Компания транспорт чыгымнарын да үз өстенә алган. Дивидентларның гомуми суммасы 22 миллион сум тәшкил итә.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100