news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кытай консулына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медален тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Кытай консулына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медален тапшырды
https://tatarstan.ru/

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь белән очрашты. Консул У Инцинь Татарстан башкаласында үз миссиясен тәмамлый һәм башка эш урынына юнәлә. Очрашу генконсуллык бинасында узды. Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов У Инциньның Россия – Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлекне ныгытуга керткән шәхси өлешен билгеләп үтте.

«Бүген Кытай Генераль консуллыгының безнең республикадагы дәүләт органнары белән хезмәттәшлеге бик югары дәрәҗәдә», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты. Ул шулай ук Татарстанның Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итүен искәртеп үтте.

Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда элемтәләр аеруча интенсив булды. «Сез бик яхшы нигез салдыгыз. Иң мөһиме, сездән соң килгән кеше шундый ук актив һәм инициативалы булсын. Татарстан белән КНР арасындагы хезмәттәшлекнең уңай үсеше киләчәктә дә сакланыр дип ышанам», – дип өстәде Татарстан Президенты һәм У Инциньга ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медален тапшырды.

«Минем өчен бу бүләк – зур дәрәҗә һәм минем хезмәтемне генә түгел, ә безнең генконсуллык коллективының эшен дә югары бәяләү. Мин һәрвакыт Татарстанның тугры дусты булачакмын дип ышандырам», – диде У Инцинь.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100