news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыска ялганыш аркасында «Сити Центр» сәүдә үзәгендә янгын сигнализациясе кабынган

Бүген көндезге сәгать беренчедә Казанның Мәүлетов урамындагы «Сити Центр» сәүдә үзәгендә янгын сигнализациясе эшли башлаган.

Сәүдә үзәгенә янгын сүндерүчеләр килгән. Алар ачыклаганча, сигнализация сәүдә биналарының берсендә икенче катта кыска ялганыш булу сәбәпле, эшли башлаган. Янгын чыкмаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шул сәбәпле, ашыгыч хезмәтләргә кире борылырга кушылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100