news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән өлкәсенең Кырынкүл авылында балалар Сабан туе булды

Төмән өлкәсенең Кырынкүл авылында балалар Сабан туе булды
http://yanarish72.ru

Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Рәүфә Кангазинаның «Кырынкүлдә балалар Сабан туе узды» дигән язмасы чыкты.

10 июнь көнне Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы 52 нче урта мәктәбе ишек алдында балалар Сабан туе гөрләде. «Гөрләде» дигән сүз биредә бик тә урынлы, чөнки мәктәп балалары өчен оештырылган чара милли бәйрәмебезнең бөтен таләпләренә туры китереп, зур әзерлек белән үткәрелде. Биредә авыл халкыннан башка Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге артистлары, Төмән районы авылларыннан иҗади төркемнәр һәм спорт ярышчылары да катнаштылар.

Коронавирус пандемиясе аркасында, соңгы ике елда Сабан туйлары үткәрелмәгәч, күрәсең, Төмән өлкәсе буенча Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге каршындагы татар иҗтимагый берләшмәләренең координацион советы (Ринат Насыйров), Төмән шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе (Илгиз Шәрипов), 52 нче мәктәп (Алефтина Манкаева) укытучылары бәйрәмне бик зурдан кубып, күркәмрәк күренешләргә бай булуы белән истә калырлык итеп оештырырга булганнар. Бәйрәмчә бизәлгән зур сәхнәдән татар көй-җырлары өзелмәде. Һава торышы да бәйрәм уздырырга комачауламады. Ара-тирә сибәләп узган яңгыр тамчыларына халык игътибар бирмәде.

Җыелган халыкны сүз осталары Ринат Гарифуллин белән Гөлфия Бикмуллина бәйрәм белән котлап, чараны татар һәм рус телләрендә бик күңелле алып бардылар. Тәбрикләү сүзләре белән хөрмәтле кунаклар - милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Сабантуй режиссеры, гамәлгә куючысы Фәрит Хәкимов, 52 нче мәктәп директоры Алефтина Манкаева, Төмән шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илгиз Шәрипов чыгыш ясадылар.

Владислав Чернов: «Балаллар, мондый бәйрәмнәр сез гаджетларда утырмыйча, үзара һәм милли гореф-гадәтләрен, йолаларны яхшы белгән, аларны сезгә тапшырырга тиешле өлкән буын вәкилләре белән аралашыр өчен оештырыла. Җәйге каникулда яхшы ял итеп, яңа көч, зур теләк белән уку елын башларсыз дип уйлыйм. Сездән бары яхшы укуыгыз, тәртипле булуыгыз гына сорала. Әгәр дә килеп чыкмый икән, борчылмыйча, ныграк тырышырга кирәк, шул очракта, бары да яхшы булыр.

Сез – безнең киләчәгебез, без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз. Форсаттан файдаланып, 52 нче мәктәпкә һәрвакыт ярдәм күрсәтеп, төрле чаралар үткәреп торучы өлкә ветераннар-чик сакчылары иҗтимагый оешмасына рәхмәт белдерәм», - диде.

Гадәт буенча, дин әһелләренә сүз бирелде. Кырынкүл мәчете имамы Габдулла хәзрәт Абдулов, Кугалы авылы мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Садретдинов халыкны бәйрәм белән котладылар. Төмән Җәмигъ мәчете мөселманнары оешмасы җитәкчесе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин чарага фатиха биреп, Коръән укып, дога кылды. Аннары Сабантуйның төп өлеше башланды. Халкыбыз мәдәниятенә гашыйк булучылар сәхнә янында калдылар. Алар Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге артистлары, 52 нче мәктәп укучылары, күрше авыллардан килгән сәнгать осталарының матур чыгышларын тамаша кылдылар.

Ә балалар өчен 14 уен-ярышлар мәйданчыгы эшләде. Берәүләр капчык белән сугышса, икенчеләре чүлмәк ваттылар, ә көрәшчеләр аерым зур мәйданчыкта бил алыштылар. Көянтә-чиләк, йомырка белән узышулар, өч аякта, капчык киеп, агач таякта йөгерүләр, таяк, аркан тартышу, ат чабышы, колгага менү, бүләкне кисеп алу кебек ярышларда да балалар бик теләп катнаштылар.

Балалар әти-әниләре, әбиләре белән 52 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова җитәкләгән «Туган телем» дигән тукталышны читләп үтә алмадылар. Биредә аларга рәсемнәргә карап әкият исемен әйтергә һәм хәрефләрдән татар сүзләре төзергә кирәк булды. Ярышларда җиңүчеләргә жетоннар бирелде, аларны җыеп балалар «Сабантуй бүләкләре» дип язылган палаткаларда бүләкләргә алыштырдылар.

Өлкә ветераннар-чик сакчылары иҗтимагый оешмасы атышу коралларыннан күргәзмә оештырганнар һәм кыр кухнясы булдырып, Сабантуй кунакларын солдат боткасы һәм чәй белән сайладылар. Бәйрәмнең йөзек кашы булган милли көрәштә 14 яшькә хәтле булган балалар 2 төркемгә - спорт яратучылар һәм профессионалларга бүленеп ярыштылар.

Спорт яратучылар арасында 3 урынны Эльвир Кәримов алды, 2 урынга Дәнис Шәрипов чыкты. Абсолют батыр исеменә 52 нче мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Хөсәен Иянов лаек булды. Профессионаллар арасында 60 килограммга хәтле авырлыктагылар арасында 3 урынны Семен Абраткин, 2 урынны Марат Абдуллин алдылар. 1 урынга Виктор Мурзин чыкты.

60 килограммнан артык авырлыклар арасында 3 урынны Илнат Сөлхәрнәев, 2 урынны Наил Юртлыбаев алдылар. Абсолют батыр исемен Индрәй авылы егете Рунис Юсупов яулады. Батырлар Сабантуйның төп бүләге - тәкәгә лаек булдылар.

Бәйрәмнән кешеләр ял итеп, канәгатьлек кичереп, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100