news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым татары Зера Варельджи Анталиядә милли хор оештырган

Кырым татары, Анталия шәһәренең (Төркия Республикасы) Чит ил кешеләре Советы рәисе Зера Варельджи Анталия шәһәре мэриясе каршында җирле хакимият органнары ярдәмендә үзенең күптәнге хыялын чынга ашырган – милли хор оештырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хорның нигезен тумышы белән Казан, Россиянең башка төбәкләре һәм элеккеге союздаш республикаларыннан булган татарлар тәшкил итә. Хорда катнашучылар арасында башка милләт вәкилләре дә бар.

Зера ханым моннан 10 ел элек Төркиягә күчеп килгәч, чит-ят илдә, яңа җәмгыятьтә тел проблемасына юлыга. Бу яңа урынга күнегү һәм уңайлы яшәү өчен зур киртә була. «Телне төрек җырлары аша өйрәнүе тизрәк һәм җайлырак, шулай ук үзең өчен яңа булган мәдәниятне дә халык һәм классик төрек музыкасы аркылы аңлавы уңайлырак», – ди ул.

Зера Варельджиның музыкаль дирижерлык белеме була һәм ул төрек хорына йөри башлый. Эшләр җайланып китә. Зера ханым телне бик тиз үзләштерә, хәтта төрекләр һәм рус телендә сөйләшүче кешеләр арасындагы эшлекле очрашуларда тәрҗемәче ролендә дә чыгыш ясый башлый.

Хәзер, еллар узгач, Зера Йосыф кызы үзе хор оештырган һәм Төркиягә күчеп килүчеләр белән эшләгәндә ул кешеләргә, үз ватандашларына төрек телен үзләштерүдә, төрек мәдәниятен, җәмгыятен, Төркиядә яшәүче халыкларның ментальлеген аңлауда ярдәм күрсәтүне, барлык кешеләрне берләштерү һәм дуслаштыруны үзенә максат итеп куйган.

Хор белән ул төрек телендәге генә түгел, Казан, Кырым татарлары, рус, нугай, кыргыз, үзбәк, Европа телләрендәге җырларны да өйрәнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100