Кырым татарлары тел белеме фәнни мәктәбенә нигез салучы Айдер Меметов вафат булган
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Кырым татарлары тел белеме фәнни мәктәбенә нигез салучы, күпсанлы монографияләр, мәктәп дәреслекләре, фәнни мәкаләләр авторы Айдер Меметов вафат булган.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Филология фәннәре докторы, профессор, Кырым Фәннәр академиясе академигы, В. И. Вернадский исемендәге Кырым федераль университетының Кырым татар һәм көнчыгыш филологиясе факультеты деканына 77 яшь иде, диелә хәбәрдә.