Кырым һәм Татарстан бизнесменнары хезмәттәшлек перспективаларын тикшерәчәк
Кырым һәм Татарстан бизнесменнары хезмәттәшлек перспективаларын тикшерәчәк
(Симферополь, 4 октябрь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Иртәгә Алуштада Татарстан сәүдә йортлары вәкилләре, Кырым һәм Татарстан бизнесменнары, ТРның тышкы икътисади элемтәләр министрлыгы һәм Кырым сәүдә палатасы катнашында “Кырым-Татарстан: чикләүсез партнерлык” дип аталган Бизнес-форум үтәчәк. Катнашучылар ике республика арасындагы хезмәттәшлек перспективалары һәм икътисад һәм сәүдә өлкәсендәге потенциаль мөмкинлекләр мәсьәләләрен тикшерәчәк.
Форум ике көн барачак. Анда ТРның Сәүдә һәм тышкы элемтәләр министрлыгы каршындагы Халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлекнең үсеше идарәсе җитәкчесе Айдар Абдрахмановның “ТРның РФсе һәм БДБ илләре төбәкләре белән хезмәттәшлеге”, Кырымның Сәүдә һәм сатып алучыларның хокукларын яклау комитеты рәисе урынбасары Ольга Тернавскаяның “Кырымның РФсе һәм БДБ илләре төбәкләре белән хезмәттәшлек” дигән темаларга чыгышлары көтелә. Форумда шулай ук ике төбәкнең эшмәкәрләре һәм бизнесменнары, һәм Татарстан сәүдә йортлары вәкилләре дә чыгыш ясаячак.
Форумны оештыручылардан И.Гаспралы исемендәге фонд һәм “Татарстан сәүдә йорты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, форумга Татарстаннан 30га якын бизнесмен киләчәк.