Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда кырларны эшкәрткәннән соң бал кортлары һәлак булу турында шикаятьләр килде
Узган ел Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) Татарстан буенча идарәсе рапс һәм көнбагыш басуларын химик эшкәртү уздырганнан соң умарталарның һәлак булуы турында 13 шикаять алды. Бу хакта коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Илнур Галиев хәбәр итте.
«Узган ел идарә адресына пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану регламентларын бозу мәсьәләсе буенча 33 мөрәҗәгать килде», - дип сөйләде нотыкчы.
Галиев сүзләренчә, үсемлекләрдә пестицидлар булу-булмауны тикшерү өчен 160тан артык үрнәк сайлап алынган. Аларның тугызында пестицидларның гамәлдәге матдәсенең минималь рөхсәт ителә торган күләменнән артып китүе ачыкланган.
Шул сәбәпле, «Август-Мөслим» һәм «Хаерби» ширкәтләрендә тикшерүләр үткәрелде. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылган, ә оешмаларга күрсәтмәләр бирелде, дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе.
Шулай ук узган елда «Меркурий» системасында 2,5 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, хуҗалык субъектлары реестрыннан 43 «фантомлы» мәйданчыклар чыгарылган, аларның адресы буенча эшчәнлек бөтенләй үткәрелмәгән.
Моннан тыш, фальсификацияләнгән продукция әйләнешен булдырмас өчен социаль әһәмияткә ия учреждениеләрдә даими рәвештә үрнәкләрне сайлап алу уздырыла. Узган ел республикада җиде җитештерүче арасында сөт продукциясе фальсификациясенең 28 очрагы ачыкланды, диде нотыкчы. «Кызганычка, бу исемлеккә безнең җирле җитештерүчеләр дә эләкте», - дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз