Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кыргызстанның татар диаспорасы тарихи ватаны белән хезмәттәшлеккә әзер
Кыргызстанның татар диаспорасы тарихи ватаны белән хезмәттәшлеккә әзер
(Бишкәк, 30 март, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Кыргызстанда хөкүмәт җитәкчесе итеп Корманбәк Бакиев сайланды һәм, ниһаять, республика парламенты язмышы да хәл ителде кебек. Яңа состав депутатлар да үз вазифаларын үтәргә керешәчәк. Шулай итеп республика хәзер Корманбәк Бакиев һәм көч структуралары җитәкчесе Феликс Кулов кулында.
Элеккеге хөкүмәтнең алмашынуын хуплаган татар диаспорасы Кыргызстан һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең тамырдан үзгәрүен көтә. Үз вакытында, башта вице-президент, аннары Чуя өлкәсе губернаторы вазифаларын үтәгән Ф.Кулов Татарстан белән Кыргызстан арасындагы икътисади, мәдәни һәм хөкүмәтара элемтәләрне ныгыту мәсьәләсен төрле яклап хуплап килде, ләкин аның бу гамәле республика җитәкчелегендә теләктәшлек тапмаган иде. Хәзер исә республиканың татар диаспорасы Татарстан белән бәйләнешләрне яңадан җайга салуда һәм ныгытуда Ф.Кулов үз сүзен әйтер дип көтә. Биредә яшәүче милләттәшләребез үзләренең тарихи ватаны белән хезмәттәшлек җепләрен тагын да ныгытуга, татар телен һәм милли мәдәниятен, шулай ук милли мәгарифне үстерү юлында активлык күрсәтергә әзер тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз