news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстанлылар Казан юбилеена җыена

Кыргызстанлылар Казан юбилеена җыена

(Бишкәк, 17 август, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы буенча Казанның 1000 еллык юбилеена Кыргызстаннан 20 кешелек делегация барачак. Аның составында Кыргызстан халыклары ассамблеясе рәисе Иса Токоев, “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге вәкилләре, Үзәккә иганәчелек ярдәме күрсәтеп килгән сәнәгать һәм эшмәкәрлек предприятиеләре җитәкчеләреннән Рәфыйк Надыйров, Рафаил Сайфуллин, Харис Турна һәм Галим Нургалиев һ.б. бар.

Казанның 1000 еллык юбилее тантанасы, әйтергә кирәк, бөтендөнья татарларын тагын да ныграк берләштерәчәк һәм бөтен дөньяга татар халкының борынгы мәдәниятен күрсәтәчәк һәм шулай ук Татарстанның бүгенге тормышы белән дә таныштырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100