news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кыргызстанда татарлар һәм башкортлар

Кыргызстанда татарлар һәм башкортлар

(Бишкәк, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Илдар Сәмигуллин). Бу көннәрдә Кыргызстан башкаласы Бишкәктә «Кыргызстанда татарлар һәм башкортлар» дигән темага конференция булып үтте. Ул Россиянең Кыргызстан Республикасындагы илчелеге, Кыргызстан Республикасы халыклары ассамблеясе һәм «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге, шулай ук Бишкәктәге Россия славян университеты (РСУ) тарафыннан Казанның 1000 һәм КДУның 200 еллыгына багышлап үткәрелде.

Сәламләү сүзләре белән конференцияне Россиянең Кыргызстандагы илчесе Евгений Шмагин ачып җибәрде. РСУ ректоры В.Нифадьев Казан югары уку йортларының эшчәнлеге белән танышканлыгы һәм шул хактагы уңай тәэсирләре белән уртаклашты. Казан дәүләт университетындагы үзара татулык һәм килешенеп яшәү хакында да әйтеп узды академик. Кыргызстан парламенты депутаты М.Мукашев үзенең татарларга ихтирамын белдерде. Бу көнне милләттәшләребез адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Шулай ук кыргыз егетләренә кияүгә чыгып талантлы һәм танылган шәхесләр тәрбияләгән татар хатын-кызлары да телгә алынды. Академик И.Айтматов репрессия корбаннарының берсе булган әтисе Торекул һәм нинди авыр шартларда да улына – бүгенге көндә дөньякүләм танылган халык язучысы Чынгыз Айтматовка югары белем бирә алган әнисе Нәгыймә Айтматова турында сөйләде.

Конференция «Шатлык» бию ансамбле һәм «Туган тел» үзешчән ансамбле солистлары Ләлә Закирова, Гөлсем Гафурова, Рим Камалов һәм Ренат Кезенгулов башкаруында татар халык биюләре һәм җырларыннан торган концерт программасы белән тәмамланды.

Кызганычка, конференциядә Кыргызстанда яшәүче татарлар һәм башкортларның киләчәге турында бер сүз дә булмады. Программада Татарстаннан һәм БДБ илләреннән дә вәкилләр катнашачак диелсә дә, алар да күренмәде. Гәрчә оештыручылар рәтенә кертелсә дә, Кыргызстан халык ассамблеясеннән дә конференциягә килүчеләр булмады. Тагын шунысы борчый: әлеге чарада Республика хөкүмәте дә, Президент хакимияте дә, мэрия дә катнашуны кирәк дип тапмаган. Ә бит биредәге татарларның мәгариф, мәдәният, икътисад һәм медицина үсешенә, шулай ук җәмгыятьнең башка өлкәләренә керткән өлеше бихисап.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100