news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстан Сабан туенда төрле милләт вәкилләре катнашты

2 июльдә Кыргызстан Республикасының Каракол шәһәрендә «Каракол – Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге мәдәни башкаласы» халыкара программасы кысаларында татар халык бәйрәме Сабантуй узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без бергә! Безнең көч - бердәмлектә!» девизы белән әлеге бәйрәмдә Кыргызстанның барлык этник төркемнәре һәм татар иҗтимагый оешмалары катнашты.

Бәйрәм Караколның күпмилләтле булуын чагылдырган бию флешмобыннан башланды. Анда татарлар, кыргызлар, руслар, уйгырлар, казахлар, үзбәкләр һәм башка милләт вәкилләре катнашты.

Кунакларны Каракол шәһәре хакимиятенең этник мәсьәләләр буенча җаваплы сәркатибе К. С. Азизов сәламләде. Үз чыгышында ул Караколда яшәүче татарларга һәм барлык халыкларга шәһәрдә милләтара бердәмлекне саклаган өчен рәхмәт белдерде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге баш референты Г.А.Нигъмәтуллина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй уңаеннан котлавын укыды. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе исеменнән татар халык бәйрәме Сабантуйны шәһәргә югары дәрәҗә бирү белән бәйле чаралар планына кертүләре өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100