news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Япониянең элеккеге Премьер-министры Синдзо Абэга һөҗүм иткәннәр, ул авыр яраланган

Нара шәһәрендә чыгыш ясаганда Япониянең элеккеге Премьер-министры Синдзо Абэга һөҗүм иткәннәр. Хәзер анда яшәү билгеләре беленми, дип яза Kyodo агентлыгы ашыгыч хезмәтләр вәкиленә сылтама белә.

Һөҗүм итүченең 41 яшьлек Тегуя Ямагами булуы ачыкланган. Ул элегрәк Японияне саклый торган Диңгез көчләрендә хезмәт иткән. Тимер юл вокзалында чыгыш ясаучы 67 яшьлек сәясәтче янына җинаятьче килгән һәм аркасына аткан. Аны тоткарлаганнар, аның гамәлләренең мотивлары турында хәзерге вакытта берни дә хәбәр ителми.

Нарада Абэ парламентның югары палатасына сайлау алды кампаниясе кысаларында Либераль-демократик партияне яклап чыгыш ясаган. Ул элек шушы партияне җитәкләгән. Сайлау 10 июльгә планлаштырылган һәм хәзер ул күчерелергә мөмкин.

  • Синдзо Абэ 2006-2007 һәм 2012-2020 елларда Япониянең Премьер-министры вазифасында эшләде. Ул хөкүмәтне ил тарихындагы башка сәясәтчеләргә караганда иң озак вакыт җитәкләгән кеше.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100