news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кузбасс мөселманнары һәлак булган шахтерларны һәм коткаручыларны искә алды

Кемерово өлкәсенең Беловск шәһәр округында «Листвяжная» шахтасында фаҗиганең бер еллыгына матәм чаралары узды.

Чарада Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчете имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Аширов һәм Кемерово һәм Прокопьевск Митрополиты Аристарх катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Листвяжная» шахтасында һәлак булганнарның туганнары һәм хезмәттәшләре, Кузбасс губернаторы Сергей Цивилев, төбәк муниципалитетлары башлыклары Грамотеино бистәсендәге мемориаль комплекстагы һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Искәртик, 2021 елның 25 ноябрендә «Листвяжная» шахтасында ике шартлау булды, нәтиҗәдә 46 шахтер һәм 5 коткаручы үлде.

Мемориал урнаштыру турындагы карарны былтыр губернатор Сергей Цивилев һәлак булганнарның туганнары белән очрашуда кабул итте. Биредә шахтерлар һәм тау коткаручылары скульптурасы кара гранит плитә янына куелган, анда «Листвяжная» шахтасында һәлак булган 51 кешенең исеме язылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100