Кузайкино–Нурлат–Чирмешән юлының бер өлеше ярты елга ябыла
Әлеге урында төзекләндерү эшләре башкарылачак.
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Татарстанның Чирмешән районында 11 апрельдән 1 ноябрьгә кадәр Кузайкино–Нурлат–Чирмешән юлының бер өлеше хәрәкәт өчен ябыла. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Юлда ремонт башкарылу сәбәпле, автомобиль юлының башыннан унынчы чакрымына кадәр ара ябылачак.
Машина йөртүчеләр бу юл өлешен Кузайкино–Нурлат һәм Әзи–Чирмешән–Шонталы төбәк юллары аша әйләнеп уза алачак.