Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Курше» фестиваленә һәм «Курше.Мирас» проектына 1 меңнән артык гариза бирелгән
Биш атна эчендә «Курше» фестиваленә һәм «Курше.Мирас» махсус проектына 1 меңнән артык гариза бирелгән. 57 җиңүчедән торган исемлек формалаштырылган, алар арасында 40 млн сумлык приз фонды бүленәчәк. Бу хакта журналистларга Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының вакыйгалар программалары департаменты җитәкчесе Данил Данилов хәбәр итте.
«Җиңүче вакыйгалар Татарстанның 36 муниципалитетында узачак. Алар бик күптөрле: ишегалдында чәй эчүдән алып фестивальләргә һәм кечкенә музейлар оештыруга кадәр. «Курше. Мирас» юнәлеше буенча җиңүчеләр арасында, мәсәлән, кулинар рецептлар китабы проекты һәм Юрьев мәгарәләрендә музыкаль тамашалар бар», – дип сөйләде ул.
Тагын өч җиңүче халык тавыш бирүе ярдәмендә билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз