news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Курган өлкәсенең Сафакүл авылында Сабан туе булды

2 июльдә Курган өлкәсе һәм Урал федераль округының төрле шәһәр-авылларыннан меңләгән кунак татар халкының милли бәйрәме – Сабан туена җыелды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм Курган өлкәсе Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Президенты, Бөтендөнья татар конгрессы, Курган өлкәсе Мәдәният идарәсе, Сафакүл муниципаль берәмлеге администрациясе һәм «Урал аръягы татарлары» Курган төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәмендә узды.

Округ һәм Курган өлкәсе районнары, Татарстанның Питрәч муниципаль районы үз утарларын корып куйган иде. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская бәйрәмнең мактаулы кунагы булды. Ул ТР Президенты исеменнән сәламләү хатын укыды һәм бәйрәмне ачып җибәрде.

«Россия төбәкләрендә татарлар гомер иткән урыннарда милли традицияләрне саклауда ярдәм күрсәткәне өчен Рөстәм Миңнехановка ихлас рәхмәтебезне белдерәбез», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100