news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп фукнцияле үзәкләр документларның электрон дубликатын булдыру хезмәте күрсәтә башлады

Татарстанның күп функцияле үзәкләре яңа хезмәт күрсәтә башлады. Гражданнар «РФ Дәүләт хезмәтләре» порталы аша төрле ведомстволарга гариза биргәндә юллый ала торган кәгазь документларның электрон дубликатларын булдыру турында сүз бара, дип хәбәр итә күп функцияле үзәкнең матбугат хезмәте.

«Хезмәтне куллану өчен шәхесне раслый торган документ күрсәтергә кирәк. Белгеч бирелгән кәгазь документларны электрон рәвешкә күчерәчәк һәм аларның чын булуын цифрлы имза белән раслаячак. Эшкәртүдән соң алар дәүләт хезмәтләре федераль порталында гариза бирүченең шәхси кабинетына җибәреләчәк», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Шуңа бәйле рәвештә, гариза бирүченең порталда шәхси кабинеты булырга һәм учет язмасы «расланган» дәрәҗәсендә булырга тиеш. Шул ук вакытта күп функцияле үзәкләрдә дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлергә һәм ЕСИА учет язмасын да расларга мөмкин.

Хәзерге вакытта Россия Хөкүмәте карары белән билгеләнгән исемлеккә 19 документ: хәрби билет, социаль ярдәм алу хокукын раслаучы таныклыклар һәм документлар, керемнәр турында белешмәләр, балалыкка алу турында таныклык, медицина белешмәләре һәм суд карарлары, шулай ук белем һәм квалификация турында документлар, Россия Федерациясеннән читтә бирелгән ЗАГС таныклыклары һәм аларның нотариаль расланган тәрҗемәләре, чит илдә алынган инвалидлык турында документлар керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100