news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кунакка кайткан яшелүзәнле кеше үлеменә китергән гамәл кылуда шикләнелә

Җинаять эше кузгатылып, тикшерү бара

 (Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Буага Яшел Үзән шәһәреннән кайткан 43 яшьлек К. йодрыкларына ирек бирә.

Кунак исереп, шәһәрнең Гагарин урамындагы йортларның берсенә килә. Анда ул баскыч мәйданчыгында И. белән сүзгә килә, арада ызгыш башлана. К., кызып китеп, И.ның битенә йодрыгы белән суга, башын диварга бәрә, аннары киеменнән йолкып алып, баскычтан аска таба этеп җибәрә. Нәтиҗәдә, И. дәваханәдә җан бирә.

Инде К.га карата җинаять эше кузгатылды, дип белдерә Буа районы эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе башлыгы Р. Хәбибуллин җирле “Байрак” газетасына.

news_right_1
news_right_2
news_bot