Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Күмәк көч» газетасы баш редакторы Сабира Абитовага дәүләт бүләге тапшырдылар
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Ана теле һәм милли мәдәниятебез сагында» дигән язма чыкты.
Губернатор Алексей Русских Россия матбугаты көне уңаеннан каләм ияләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Төбәгебез җитәкчесе кулыннан бүләк алучылар арасында Иске Кулаткы районының «Күмәк көч» газетасы баш редакторы Сабира Абитова да бар иде. Ул матбугат өлкәсендә күпьеллык тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Губернаторның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Сабира Әдип кызы менә унбиш елга якын инде район газетасы редакциясендә эшли. Матбугатта хезмәт юлын хәбәрче сыйфатында башлап җибәрә. Аннары тырыш, булдыклы, җаваплылык хисе тоеп эш итүче журналистны газетаның баш редакторы итеп билгелиләр.
Район халкы «Күмәк көч»не ярата, хөрмәт итә, аңа бик теләп языла. Бүген әлеге милли басма тираж күрсәткече буенча Ульяновск өлкәсенең район газеталары арасында беренче урынны били.
Сабира Әдип кызы җитәкчелек иткән журналистлар коллективы Иске Кулаткы җирендә татар телен, милли мәдәниятебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калып үстерүгә, ислам дине кыйммәтләрен халыкка җиткерүгә зур өлеш кертә. Алар районның бүгенге тарихын язалар.
Газета битләрендә урын алган язмаларның төп геройлары – гади хезмәт кешеләре, үрнәк гаиләләр, талантлы яшьләр һәм гыйлемгә омтылучы балалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз