news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Ташлы Елга авылында музей ачарга җыеналар

Кукмараның Ташлы Елга авылында музей ачарга җыеналар
Йолдыз Низамиева

Кукмараның Ташлы Елга авылында туып-үскән запастагы полковник, хәрби хезмәт һәм хезмәт ветераны, шигырьләр һәм «Ил көзгесе син, авылым, Ташлы Елгам!» китабы авторы Таһир Исмәгыйлев туган авылында музей ачарга хыяллана.  Бу турыда «Хезмәт даны» газетасы сайтында хәбәр ителә.

«Минемчә, 500 еллык тарихлы авылым музейлы булырга лаек. Авылдашларымның, аеруча клуб мөдире Ләйсирә Газизуллинаның тырышлыгы нәтиҗәсендә берникадәр күләмдә экспонатларны тупларга да өлгердек. Музей өчен әлегә аерым бина булмаганлыктан, аларны вакытлыча клубка урнаштырып тордык. Киләчәктә урын табып, һәр экспонат турында мәгълүмат бирелгән альбом булдырырга телибез», – дип сөйләде ул.

«Күптән түгел оештырылган «Авыл көне» бәйрәмендә авылдашлар һәм кайткан кунакларга музей булдыру турында сөйләгән идем. Бу идеямне бертавыштан күтәреп алып, хәтта урамда бәйрәм барган мизгелдә дә чиратлап клубның эченә үтеп, андагы экспонатлар белән кызыксындылар, үзләренең балачакларын искә төшереп, хатирәләргә бирелделәр», – диде ул.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100