news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Лубян урман-техник көллиятендә чыгарылыш укучылары очраша

Кукмараның Лубян урман-техник көллиятендә чыгарылыш укучылары очраша
Фото Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән

13 августта Лубян урман-техник көллиятендә чыгарылыш укучыларының традицион очрашуы узачак. Чара программасына көллият буйлап экскурсия, музейга бару, Кукмара муниципаль районының иҗат коллективлары катнашында концерт программасы һәм бәйрәм салюты кертелгән.

Чыгарылыш укучыларын теркәү 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр планлаштырылган. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртик, «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенә 1921 елда нигез салына. Бу вакыт эчендә көллияттә 9,6 меңнән артык белгеч укытып чыгарылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100