news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның Балыклы авылында башлангыч мәктәп төзелә

Кукмараның Балыклы авылында башлангыч мәктәп төзелә
"Хезмәт даны"

Кукмараның Балыклы авылында башлангыч мәктәп бинасы төзелә. Биредә сыйныф бүлмәләре, методик кабинет, ашханәдән тыш спорт залы да булачак. Бу турыда «Хезмәт даны» хәбәр итә.

«Олыяз мәктәбенең филиалы булып торучы әлеге белем йорты бик искергән, авария хәленә килгән һәм алга таба анда белем-тәрбия бирү эшчәнлеген алып бару мөмкин түгел иде. 2021 елның 22 октябре биредә соңгы уку көне булды. Шуннан соң без, аерым сыйныф бүлмәләре билгеләп, укучыларны урта мәктәпкә күчердек», - ди Олыяз урта мәктәбе директоры Алмаз Гарипов. 

Район, хуҗалык җитәкчеләре һәм җирлек башлыгының тырышлыгы белән бүгенге көндә федераль программа кысаларында авылда яңа мәктәп бинасы салына. Аның мәйданы 600 квадрат метрны тәшкил итә.

«Мәктәпнең нигезен декабрь аенда салган идек. Хәзерге вакытта стенасын күтәреп бетердек дияргә була. Тиздән түбә ябу эшенә керешәчәкбез. Егетләр булдыралар, барысы да тәҗрибәле, эш рәтен белә. Белем йортының ачкычын 1 сентябрьдә тапшырырга ниятлибез», - ди төзелеш оемасының бригадиры Марат Һидиятуллин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100