news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада татар милли меценатлыгы тарихына багышланган чара узды

Кукмарада татар милли меценатлыгы тарихына багышланган чара узды
Фото:kukmor-rt.ru

Кукмарада «Татар милли меценатлыгы традицияләре: башлангычлар һәм хәзерге заман» дип исемләнгән проект кысаларында зур чара узды. Чараны «Ярдәм» хәйрия фонды оештырды, дип яза «Хезмәт даны» газетасы.

Делегация вәкилләре иң элек Мәчкәрә авылының төзекләндерелгән беренче Җәмигъ мәчетендә булды. Аннары дин галимнәре, мәдрәсә остазлары, шәкертләре, милләт һәм дин өчен хезмәт иткән олуг шәхесләр җирләнгән зиратка керделәр.

Кунаклар өчен Мәчкәрә авылының тарихи-мәдәни мирасы белән танышу аеруча әһәмиятле булды. Биредәге мәчет, зират һәм башка тарихи урыннар татар халкының рухи тормышын, мәгърифәт үсешен һәм хәйриячелек традицияләрен чагылдыра торган кыйммәтле ядкарьләр булып тора.

Сәфәр Кукмараның «Туган төбәкне өйрәнү» музеенда дәвам итте. Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова сәламләде. Биредә Татарстан Милли музее әзерләгән «Хәйрия юллары: татар сәүдәгәрләре һәм аларның мирасы» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Музей эшчәнлеге белән танышканнан соң, музей директоры Рамилә Хәсәнованың һәм татар меценатлыгының тарихына, аның җәмгыять, мәдәният үсешендәге роленә багышланган чыгышлар тыңланды.

«Татар милли меценатлыгы традицияләре: башлангычлар һәм хәзерге заман» проектының фәнни җитәкчесе — тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев.

Проект өч өлештән тора. Аның кысаларында Кукмарадан соң Казан, Оренбург, Ульяновск шәһәрләрендә, шулай ук Пенза өлкәсенең Әләзән авылында да лекторийлар үткәрү каралган. Проект кысаларында татар меценатлыгына багышланган документаль фильм төшерү дә планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot