news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада бишенче тапкыр Мәчкәрә укулары була

Кукмарада бишенче тапкыр Мәчкәрә укулары була
http://dumrt.ru/

17 августта Кукмара районында «V Мәчкәрә укулары» Россиякүләм фәнни-гамәли конференция узачак. Ул районның Мәчкәрә авылында оештырыла. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте шул турыда хәбәр итә.

Фәнни җыен эшендә дин әһелләре, күренекле галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, каләм ияләре, шәкертләр катнашачак.

Фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар өчен төбәкнең үзенчәлекләре һәм ташъязма мәдәни мирасы белән таныштыру чаралары, экскурсияләр оештырыла. Катнашучыларга Мәчкәрә авылының иске зиратында саклана торган кабер ташларын, төзекләндерү эшләре башланган Мәчкәрә авылының борынгы Беренче Җәмигъ мәчетен күрсәтәчәкләр. Шулай ук Мәчкәрә мәктәп-интернаты музее эшчәнлеге белән таныштыру, җирле халык, кул эшләре осталары, имамнар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән аралашу планлаштырылган.

Бу көнне шулай ук Кукмара районы Туеш мәчете каршында «Хидәят» рухи-тәрбия үзәгенең тантаналы ачылышы көтелә. 14.00 сәгатьтә Кукмара мәдәният йортында конференциянең пленар утырышы башлана.

«V Мәчкәрә укулары» Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан оештырыла. Аны Татарстанның Кукмара мөхтәсибәте үткәрә.

  • Мәчкәрә авылы революциягә кадәр Россиядә иң зур мөселман мәгарифе учакларының берсе булган. Мәчкәрә тарихы 1678 елдан ук билгеле. 1791-1793 елларда биредә 1 гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешов акчасына таш мәчет салына. Мәчет Екатерина II указыннан соң салынган Татарстандагы иң борынгы таш мәчетләр исәбендә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100