news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кукмарада котыру авыруына каршы йорт хайваннарына вакцина ясала

Вакцинация бушлай үткәрелә.

Кукмарада котыру авыруына каршы йорт хайваннарына вакцина ясала

(Кукмара, 21 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Иванова). Кукмарада йорт хайваннарына котыру авыруына каршы вакцина ясалачак. Бу хакта Кукмара район ветеринария берләшмәсе хәбәр итә.

22 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 8дән район ветеринария берләшмәсе белгечләре котыру чиренә каршы мөгезле эре һәм вак терлекләргә, эт-мәчеләргә түләүсез вакцинация уздыра. Прививка ясату мәҗбүри. Йорт хуҗаларының өйдә булулары сорала.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100