news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителү юбилеена багышланган бәйгеләр булды

Кукмарада Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителү юбилеена багышланган бәйгеләр булды

Кукмараның Туеш мәчетендә Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышлап оештырылган «Башларымда чиккән ак яулык» һәм «Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык» дигән бәйгеләргә нәтиҗә ясалды.

«Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителгәнчә, бәйгегә Кукмарадан һәм районның төрле авылларыннан 29 кеше үз хезмәтен тәкъдим иткән иде.

«Безнең дә өйдә чиккән әйберләр бик күп иде. Чөнки әниебез электән кул эшенә әвәс булды. Аның сукыр лампа яктысы астында ашъяулык, тәрәзә пәрдәсе, сөлгеләр чигеп утырганын хәтерлим. Армиягә китүче егетләргә парлы кулъяулыкларны да бик күп бүләк итте ул. Бераз үсә төшкәч, үзенең белгәннәрен әнкәй безгә дә өйрәтте.

Авыл клубында «Ак калфак» берләшмәсе эшли. Анда мастер-класслар үткәрәбез. Кызганыч, яшьләр генә бик өйрәнергә ашкынып тормый шул. Аннары яшь кызлар башларына чиккән яулык япсалар, йөзләре ачылып китәр иде дә бит...» - ди Байлангардан килгән чигү остасы, бәйгенең җиңүчесе Гөлфия ханым Газизуллина.

«Бүгенге көндә исән-сау булган 102 яшьлек апамның кулъяулыгын, үзем чиккән баш яулыклары алып килдем. Кулъяулыкның исә үз тарихы бар. 1942 елгы кулъяулык бүген дә тарихи ядкәр, кадерле истәлек булып саклана. 1980 елда әнигә дә, апага да чигүле баш яулыклары бүләк иткән булганмын. Күпме вакыт узса да, өр-яңа шикелле алар, бер генә чәчәк-бизәге дә уңмаган», - ди Кукмарадан Тәнзилә апа Фәтхуллина.

46 ел район үзәк дәваханәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Тәнзилә апа хәзер дә тегү-чигү эшен бик ярата икән. Үзе әйтмешли, күзлеген киеп куя да үз дөньясына кереп «чума». «1974 елда Кукмарага килен булып төшкәч, Зур Сәрдек кызларыннан чигү үрнәкләре күчереп алган идем, хезмәтләремдә һаман шуларны кулланам. Бер-берсен кабатламый торган, үзенчәлекле милли бизәкләрне чигү күңелгә рәхәтлек, тынычлык бирә», - ди ул.

Ә менә Арпаяздан Әлфинур ханым Әгълиева үзенең бер кул эшендәге чигү үрнәген кибет оекбашыннан алган булган. «Кайда нинди күңелгә ятышлы бизәк күрәм, шуны күчереп куям. Эш барышында барысының да кирәге чыга», - ди чигү остасы. Иң яшь катнашучыларның берсе, Кукмара мәктәбенең 4 сыйныфында укучы татар кызы Энҗе Мәгъсүмова да килгән  иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100