news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара укытучысы «Россия ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды

Резеда Байметова Кукмараның 4нче урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта.

Кукмара укытучысы «Россия ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды
Эльвира Иванова

(Кукмара, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмарада «Россия ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Кукмарада тантаналы рәвештә Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр бүләкләнде.

Муниципаль этапның җиңүчесе булып, Кукмараның 4нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Байметова танылды.

«Җиңү өчен ниндидер стимул кирәк. Минем өчен укучыларым, аларның әти-әниләре һәм төрле яклап ярдәм иткән командам шундый этәргеч булды. Конкурсның зона этабында да районны лаеклы рәвештә тәкъдим итәрмен дип ышанам», — диде ул, кичерешләре белән уртаклашып.

Резеда өчен иң мөһиме — балалар һәм, гомумән, мәгариф системасы өчен файдалы булу. «Василий Ключевский: „Яхшы укытучы булу өчен, укыткан фәнеңне һәм укучыларыңны яратырга кирәк“, — дигән. Шуңа күрә безнең һөнәребездә иң мөһиме — балаларга карата мәхәббәт», — диде Резеда Байметова.

Җиңүчедән тыш, Татарстан Республикасында «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабында шулай ук «Педагогик дебют» номинациясендә призер, Манзарас урта мәктәбе укытучысы Ранис Хисанов һәм «Россия ел укытучысы» конкурсы җиңүче, 3нче урта мәктәп укытучысы Ләйсән Ганиева барачак.

Чарада шулай ук конкурста катнашучыларны, лауреатларны, төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләделәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100