news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Кәркәүч авылына багышланган китап дөнья күрде

Китапта шәхесләр, истәлекләр, кызыклы документлар, фотосурәтләр, исемлекләр, авылда чыккан бәетләр, җырлар тәкъдим ителгән.

Кукмара районы Кәркәүч авылына багышланган китап дөнья күрде
https://tatar-congress.org/

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Кукмараның Кәркәүч мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән Нурисә Саттарова-Бәдретдинованың авыл тарихын чагылдырган, документаль материалларга нигезләнгән «Ни күрсәк тә, ил белән…» дигән китабы тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шундый китап чыгуына өмет тотмаган идем. Рәдиф хәзрәт Тимергалиев авыл мәчетләреннән акча җыеп, бу эшне башлап җибәрде. Фәрит әфәнде Вәлиев белән Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов Оренбург һәм Казан архивларыннан бик күп документлар алып кайтты», — диде автор.

Авыл турында мәгълүматларны узган гасыр урталарында — сугыштан соңгы елларда ук Нурисә апаның әтисе Бәдыгетдин Саттаров туплый башлаган. Мөхтәрәм остабикә әтисе язып калдырган мәгълүматлардан файдалана, истәлекләргә генә таянып калмыйча, фактларга нигезләнә, сугыштан әйләнеп кайтучылар һәм кайтмаучылар, тоткында, Суслонгерда булучыларның исемлеген, солдат хатларын җыя.

192 битле авыл тарихы 11 бүлекне үз эченә алган, һәр бүлек тагын төрле бүлекчәләрдән тора. Китапта шәхесләр, истәлекләр, кызыклы документлар, фотосурәтләр, исемлекләр, авылда чыккан бәетләр, җырлар тәкъдим ителгән. Мисал өчен, «Авылдашлар турында сөйлибез» дигән бүлектә газеталарда басылган язмалар урын алган.

Әлбәттә, китапны бер генә кеше ахырына кадәр башкарып чыга алмый. Нурисә апага материалларны җыярга, хәреф хаталарын тикшерүчене табарга «Көмеш кыңгырау» республикакүләм балалар-яшүсмерләр газетасының баш мөхәррире, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Кәркәүч кызы Ризидә Гасыймова, шулай ук бөтен авыл халкы, Гасыймовлар гаиләсе ярдәм итә.

«Нигезебез менә шушында иде, дип эзләүчеләр булса, китаптан карап, йорт-җирләренең урыннарын белә ала. Әлеге китап һәм шәҗәрә авылдашларга бик зур истәлек булыр дип уйлыйм», — диде Нурисә апа.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100