news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының ике мәктәбенә ремонт эшләре өчен 173 миллион сум акча бирелгән

Кукмара районының ике мәктәбенә ремонт эшләре өчен 173 миллион сум акча бирелгән
"Хезмәт даны"

Кукмара өченче мәктәбен 63 миллион сумга, ә Нырья мәктәбен 110 миллион сумга тулысынча төзекләндерергә һәм җиһазландырырга планлаштыра. «Мәгариф» илкүләм проекты буенча Кукмара өченче һәм Нырья урта мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләре бара.

Район башлыгы Сергей Димитриев шушы көннәрдә төзелеш мәйданчыкларында булып кайтты. Бу турыда «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

«Атна саен махсус комиссия төзелеш мәйданчыкларына чыга, шулай ук мин үзем дә эш барышын контрольдә тотам. Төзекләндерү график нигезендә алып барыла. Өченче мәктәптә якынча 50 процент эш башкарылган инде. Ике мәктәп бинасында да төзүчеләр кулы тимәгән бер почмак та калмаячак. Төзелеш эшләрен һәм райондагы мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүне 15 августка кадәр төгәлләргә дигән бурыч куела», - диде Сергей Димитриев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100