news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара район суд-медицина бүлеге мөдире Тәлгать Каюмов вафат булды

16 июльдә 68 яшендә Кукмара район суд-медицина бүлеге мөдире, суд-медицина эксперты табибы, югары квалификацияле патологоанат, «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» Тәлгать Каюмов вафат булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Тәлгать Каюмов 1953 елның 13 сентябрендә туа. Институтны тәмамлаганнан соң беренче елларда Кукмара хастаханәсендә стоматолог булып эшли.

1988 елда Тәлгать Каюмов ТАССР ССМ суд-медицина экспертизасы бюросына суд-медицина эксперты табибы вазыйфасына күчә. Шунда ук Кукмара район суд-медицина бүлеге мөдире итеп билгеләнә, бу вазыйфада 34 ел эшләп, СМЭ бюросының иң яхшы мөдирләренең берсе була.

Тәлгать Каюмов Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, «Җинаятьләрне тикшерүдә актив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек, ярдәм күрсәтү һәм югары профессиональлек өчен» ТР буенча РФ Тикшерү комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

2018 елда халыкның сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Тәлгать Каюмов «Фидакарь хезмәт өчен» медале, ә 2022 елда «Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.

Кукмара район үзәк хастаханәсе коллективы Тәлгать Кмюмовны һәрвакыт искиткеч кеше, хезмәттәше, дус, гаҗәеп гаилә башлыгы буларак истә тотачак, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100