Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара полицейскийларына һөҗүм иткән яшүсмернең үги атасын тоткарлаганнар
Кукмарада яшәүче 16 яшьлек егет төнлә полиция бүлеген ягарга омтылган һәм полицейскийга пычак белән һөҗүм иткәннән соң атып үтерелгән.
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кукмарада полицейскийларга пычак белән һөҗүм иткән яшүсмернең үги атасын тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.
Кукмарада 16 яшьлек егет полиция бүлеген ягарга омтылган һәм полицейскийны пычак белән яралаган. Бу хәлдән соң яшүсмернең үги атасы Марат Җамалиевны тоткарлаганнар. Чыганак мәгълүматлары буенча, элек Җамалиев белән газүткәргечен шартлату эше буенча хөкем ителгән бер ир-ат та тоткарланган, соңгы вакытта ул аның кафесында эшләгән.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә төнге уникедән соң Кукмарада яшәүче 16 яшьлек яшүсмер янучан сыеклык салынган ике шешәне Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлеге территориясенә ыргыта һәм качып китә. Полиция хезмәткәрләре аны куып тота, ул каршылык күрсәтә һәм полиция хезмәткәрен пычак белән яралый. Кукмара кешесен атып үтерәләр.
Ике маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Татарстан Президенты һәм республика прокуроры бу хәлне тикшеренүне шәхси контроленә алган.
Соңрак ачыкланганча, полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итүченең үги атасы элек газүткәргечне шартлаткан өчен төрмәдә утырып чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз