news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек җыелмасы тапшырды

Кукмара районы башлыгы  Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек җыелмасы тапшырды
Ризилә Корбанова

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, район ветераннар Советы рәисе Валентин Иванов Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә булып, хәл-әхвәлләрен белеште, Өлкәннәр көне белән тәбрикләде һәм аларга азык-төлек җыелмасы тапшырды.

Районда биш сугыш ветераны гомер итә. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

«Без сезнең белән чиксез горурланабыз, батырлыгыгыз, ил азатлыгы өчен куйган хезмәтегезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да саулык-сәламәтлек, иминлек телим», - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Ветераннар, үз чиратларында, район җитәкчелегенә даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100