news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремльдә Россиягә дүрт яңа субъектны кушу турындагы килешүләргә имза куйдылар

Кремльдә Россиягә ЛНР, ДНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен кушу турындагы килешүләрне имзалау тантанасы булды.

Документларны Россия Президенты Владимир Путин, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре администрацияләре җитәкчеләре Евгений Балицкий һәм Владимир Сальдо имзалады.

Россия Федерациясе белән һәр азат ителгән регион арасында килешүләргә аерым имза салынды. Шуннан соң Кремльнең Георгий залында Россия гимны һәм алкышлар яңгырады.

Путин Донбасс, Запорожье һәм Херсон халкы мәңгегә Россия гражданнары була, дип белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясенә азат ителгән территорияләрне кушу турындагы карар референдум нәтиҗәләре буенча кабул ителде – халыкның күпчелеге әлеге адымны хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100