news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Песков митингларда тоткарланучыларга повестка тапшыруның законлы булуын әйтте

Митингларда махсус хәрби операция үткәрүгә каршы чыгыш ясаган һәм тоткарланган россиялеләргә повестка бирү карары законлы, дип белдерде Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков.

«[Мондый практика] законга каршы килми. Монда законнарны берничек тә бозу юк», – диде ул бүген журналистларга. (РИА Новости цитатасы).

Моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары тоткарланучыларга полициядә повестка тапшырулары хакында хәбәр иткән иде – бу хакта, аерым алганда, «Коммерсантъ» язды, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Песков шулай ук махсус хәрби операциянең план буенча баруын, ә өлешчә мобилизациянең сәбәпләрен ил Президенты Владимир Путин аңлатуын әйтте. «Махсус операция Украинада максатларны үтәү өчен башланды. Асылда хәзер безгә фактта НАТО блогы барлык логистик мөмкинлекләре белән бергә каршы тора. Һәм бу шушындый зарурлыкка китерде», – диде Песков.

Искәртеп узабыз, кичә Россия Президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте, чакырылышка резервта торучы якынча 300 мең кешене җәлеп итү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100