Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кравцов мәктәпләрдә ясалма фәһемне кулланганда төп педагогик проблеманы атады
Мәктәпләрдә ясалма фәһемне кулланганда төп педагогик проблема булып укучыларның мөстәкыйль фикерләвен саклау тора. Мондый фикерне Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде, дип хәбәр иттеләр РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Министр сүзләренчә, ясалма фәһем белән эшләгәндә укучы биргән җавапны гына түгел, ә фикер йөртү процессын да бәяләү мөһим – мәгълүматны тикшерү һәм ясалган нәтиҗәләрне дәлилләү сәләте.
Тагын бер мөһим мәсьәлә итеп Кравцов ясалма фәһем ярдәмендә булдырылган материалларның эчтәлеген һәм куркынычсызлыгын тикшерүне атады. Дәресләрдә куллану алдыннан алар педагогның эчтәлекле һәм методик бәясен узарга тиеш.
Моннан тыш, ясалма фәһем технологияләрен үзләштерүне укытучыларның һөнәри үсешенең бер өлеше буларак карарга кирәк. Моның өчен педагогларны ясалма фәһемне кулланырга ярдәм итәчәк аңлаешлы кораллар белән тәэмин итәргә һәм аларны куллануда ярдәм күрсәтергә кирәк, дип билгеләделәр Мәгариф министрлыгында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз