news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Красноуфимда спорт бәйрәме

Красноуфимда спорт бәйрәме

(Екатеринбург, 12 гыйнвар, Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Свердловски өлкәсенең Красноуфим шәһәрендә төбәкара хоккей турниры булып узды. Турнирны Свердловски өлкәсе Законнар җыелышы вәкилләр палатасы депутаты Альберт Абзалов җитәкләгән “Кече Ватаным” исемле хәйрия фонды оештырды.

Үзе шушы якларда туып үскән Альберт әфәнде әлеге фондны 2001нче елда якташларына ярдәм йөзеннән оештырган иде. Шуннан бирле “Кече Ватаным” хәйрия фонды татарлар тупланып яшәгән бу төбәктә милли тормышны үстерүдә һәрдаим ярдәм итеп тора. Татар авыллары мәктәпләрен һәм китапханәләрен татар телендәге китаплар белән тәэмин итү, үзешчән сәнгать коллективларына булышу, Казаннан һәм Уфадан килгән сәнгать осталары концертларын оештыру, мәчетләргә ярдәм итү белән беррәттән, Альберт әфәнде яшь буынны таза, сәламәт итеп үстерүгә зур әһәмият бирә. Аның ярдәме белән күп кенә мәктәпләр спорт инвентарьлары белән тәэмин ителде. Красноуфим шәһәрендә заманча җиһазландырылган чаңгы спорты базасы, хоккей мәйданы бар. Биредә район һәм өлкә күләмендә бик зур спорт ярышлары оештырыла.

Бу юлы хоккей турниры “Кече Ватаным” хәйрия фонды призларына 1997нче елда туган балалар өчен оештырылды. Турнирда Свердловски өлкәсенең Красноуфим, Асбест, Новоуральски, Түбән Тагил шәһәрләреннән һәм Новосибирски каласыннан килгән яшь егетләр катнашты. Җиңүне Красноуфим хоккейчылары яулап алды.

Красноуфим хоккейчылары Свердловски өлкәсендә элек-электән көчле команда булып санала. Районның Бәяк Түз дигән татар авылында сиксәненче еллар ахырында мәктәпнең физкультура укытучысы Рафил Зыятдинов эшсезлектән шукланып, тәртип бозып йөргән яшүсмерләрне туплап, бик көчле хоккей командасы оештыруга ирешкән иде. Рафил әфәнде ул чакта яшьләрнең энергиясен хоккей уйнарга гына түгел, өлкәннәргә булышырга, хәтта Бәяк Түздә өр-яңа мәчет төзеп куюга да юнәлтә алды. Хоккейны бүген ул буынның балалары уйный.

Бу юлы уздырылган ярышларга бәйрәм төсмере биреп, турнирга кунак булып килгән, кайчандыр Югары Лигада уйнаган легендар “Автомобилист” командасы ветераннары һәм Красноуфим районы командасы ветераннары иптәшләрчә матч уйнадылар. Әлеге спорт бәйрәменнән бар да канәгать калды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100