Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көзге чакырылыш буенча сораулар белән кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйттеләр
Татарстанда яшәүчеләр көзге чакырылыш белән бәйле сорауларга өйдән чыкмыйча да җавап таба ала. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы хәрби комиссары, полковник Юрий Беляев сөйләде.
«Барлык хәрби комиссариатларның телефон номерлары Россия Саклану министрлыгының рәсми сайтында «Хәрби хезмәткә чакырылу» бүлегендә урнаштырылган. Анда чакырылышның кайчан узуыннан алып кичектерүне рәсмиләштерү тәртибенә кадәр теләсә нинди сорау буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – дигән ул.
Моннан тыш, чакырылыш чорында Татарстан Республикасы порталында «ТР Хәрби комиссариаты» бүлегендә «Кайнар линия» эшли. Анда республика муниципаль районнарындагы хәрби комиссариатларның һәм кайнар линия телефоннарының номерлары тупланган.
ТР Хәрби комиссариатында шалтыратуларны эш көннәрендә көн саен 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, ә җомга көннәрендә 16:45 сәгатькә кадәр кабул итәләр.
Үзең турында мәгълүматны хәрби исәп реестрыннан да тикшерергә мөмкин. Моның өчен реестрповесток.рф сайтындагы шәхси кабинеттан файдаланырга яки күпфункцияле үзәккә (МФЦ) шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз