news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковров мөселманнарының рухи лидеры Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Владимир өлкәсе Ковров шәһәре мөселман оешмасы имам-хатыйбы Вафа хәзрәт Яруллин шәһәр хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Грамота аңа милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен, Россия Федерациясе халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклау һәм үстерү буенча актив эшчәнлеге, социаль һәм мәдәни адаптациядә катнашканы өчен бирелде. Хәзрәткә бүләк 65 яшь тулу уңаеннан да тапшырылды.

Вафа Яруллинны шәһәр хакимияте җитәкчелеге котлады. Аңа сәламәтлек һәм киләчәктә хакимият органнарының мөселман җәмәгатьчелеге белән нәтиҗәле хезмәттәшлегендә уңышлар теләделәр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100