Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ковидның «омикрон» һәм «дельта» штаммнарының билгеләре аермасын атадылар
Авыру күпчелек очракта җиңел һәм уртача авыр формаларда уза.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусының SARS-CoV-2 «омикрон» штаммын йоктырганда симптомнар «дельта» һәм башка төрләренә караганда күпкә тизрәк үсеш алырга мөмкин.
РИА Новости агентлыгына Мәскәүнең Габричевский исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиника эше буенча урынбасары, медицина фәннәре докторы Татьяна Руженцова хәбәр иткәнчә, симптоматика күпкә тизрәк үсеш ала дигән мәгълүмат бар.
Шулай ук «омикрон» штаммын йоктырган пациентлар ис сизүне югалтуга һәм тәм тоймауга зарланмый диярлек. Авыру күпчелек очракта җиңел һәм уртача авыр формаларда уза.
Роспотребнадзорның Мәскәүнең Габричевский исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты табиб-терапевты Дарья Хавкина сүзләренчә, күпчелек очракта «омикрон» штаммын 20-30 яшьлек кешеләр йоктыра. Әмма Россиядә вазгыятьнең башкача булу ихтималы югары, диде белгеч.
Татьяна Руженцова «омикрон» штаммын йоктырганда төп симптомнар буларак хәлсезлек, баш авырту, температура, ютәл һәм аппетит кимүне атаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз