Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Котяков: Ана капиталы якындагы елларда миллион сумнан артып китәчәк
Якындагы елларда Россиядә ана капиталы күләме 1 млн сумнан артып китәчәк. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Ана капиталы ел саен индексацияләнә, һәм якындагы елларда ул 1 млн сумнан артып китәчәк», – дип ышандырды профильле федераль ведомство җитәкчесе.
«Бу, минем уйлавымча, торак программаларында катнашырга, торак сатып алу өчен беренчел взносны формалаштырырга ярдәм итә торган бик әһәмиятле ярдәм», – дип белдерә министр. Ул күп балалы гаиләләр өченче бала туганда ипотека түләү өчен тагын 450 мең сум алырга мөмкин, дип өстәде.
Быелның февралендә ана капиталы күләмен инфляция дәрәҗәсенә индексацияләделәр – 6,8 процентка. Беренче бала туганда түләү 737,2 мең сумга кадәр артты. Икенче балага ана капиталы, әгәр беренче бала өчен түләү алынмаган булса, 974,1 мең сумга, әгәр гаилә аны алган булса, 236,9 мең сумга җитте.
2007 елда гамәлгә кергән ана капиталы программасы ким дигәндә 2030 елга кадәр гамәлдә булачак. Хәзерге вакытта түләү беренче, икенче, шулай ук өченче бала туган өчен каралган (беренче ике бала туган өчен гаилә ана капиталын алмаган очракта). Аның төп максаты – балалы гаиләләргә ярдәм итү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз