news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Кострома татарлары» китабын әзерләүдә Мәскәү, Ярославль, Казан тарихчылары катнашкан

Кострома шәһәрендә «Кострома татарлары» китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китапта узган гасырның 70нче елларында Татар бистәсенә оештырылган экспедиция материаллар нигезендә төзелгән. Анда бүгенге көндә үткәрелгән тикшеренүләр дә китерелгән.

«Кострома татарлары» китабын әзерләүдә Мәскәү, Ярославль һәм Казан тарихчылары, Костромада билгеле татар фамилияләре вәкилләре дә (Кадыбердеевлар, Маметьевлар, Булатовлар, Сиушевлар) катнашкан, аларның күбесе шулай ук тарих һәм туган якны өйрәнү белән кызыксына.

Китапта иллюстрацияләр, шул исәптән шәхси архивлардан алынган фотолар күп.

«Язма чыганакларга караганда, бистә XVII гасыр ахырында барлыкка килгән. Анда яшәүчеләр терлекчелек, игенчелек, балыкчылык һәм аучылык белән шөгыльләнгән. Кострома татарларының төп үзенчәлеге – барысының да рус телендә сөйләшүендә. Шул ук вакытта, күп кенә йолаларны да үтиләр. Шуларның берсе – хәдем, үлгән кешене искә алу мәҗлесе шулай дип атала. «Кострома татарлары» китабында шул хакта һәм башка бик күп әйберләр турында укырга мөмкин», диелә хәбәрдә.

Аны шул исәптән төбәкнең төп китапханәләренә дә таратачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100