Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Космонавтлар Халыкара космик станция бортыннан Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Халыкара космик станциянең хәзерге командиры, Бөгелмәдә туып үскән Сергей Рыжиков һәм Роскосмос космонавтлары Олег Платонов һәм Алексей Зубрицкий россиялеләрне Халыкара космик станция бортыннан Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. Мөрәҗәгать белән видео Роскосмосның рәсми телеграм-каналында чыкты.
Космонавтлар ватандашларына мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм Ватанны яратучылар, аның тарихын хөрмәт итүчеләр һәм ил файдасына хезмәт итәргә әзер булучылар өчен аеруча әһәмиятле. Аларның сүзләренчә, Халыклар бердәмлеге көне халыкның ныклыгын, батырлыгын һәм бердәмлеген символлаштыра.
«Дүрт гасыр элек безнең ата-бабаларыбыз тышкы дошман алдында берләшә алганнар. Һәм Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә Россиянең мөстәкыйльлеккә хокукын якладылар, илне торгыздылар һәм ныгыттылар», – дип ассызыклады Алексей Зубрицкий.
Космонавтлар шулай ук билгеләп үткәнчә, бәйрәм ил халыкларын берләштерә һәм Ватанга мәхәббәт, мәдәнияткә һәм ата-бабалар хәтеренә хөрмәт турында искәртә. Алар россиялеләргә тынычлык, иминлек һәм нык сәламәтлек теләде.
Видео: t.me/roscosmos_gk
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз