news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан гаете көнендә Казанда «Корбан Фест» зур гаилә бәйрәме узачак

2022 елның 10 июлендә Казанда М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Корбан гаете уңаеннан, традиция буенча, «Корбан Фест» зур гаилә фестивале узачак. Бәйрәм Казан шәһәренең ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан Казан халкы һәм кунаклар өчен бишенче тапкыр уздырыла. Чараның төп темасы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу белән бәйле булачак.

«Корбан Фест» фестиваленең концепциясе гаилә кыйммәтләрен, рухи һәм дини традицияләрне саклауга юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар әзерләгән бай бәйрәм программасы көндезге сәгать бердә башлана һәм кичке сәгать бишкә кадәр дәвам итәчәк. Кунаклар бөтен бәйрәм буена гаилә белән күңел ача алачак: алар өчен мастер-класслар, балалар, әниләр һәм әтиләр өчен актив уеннар, күргәзмәләр, фотозоналар, сабын тамашасы, фәнни шоу, аквагрим һәм башкалар әзерләнә. Шулай ук бәйрәм дәвамында кафе, сәүдә нокталары эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100