news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Корбан бәйрәмендә Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе мәчетләренә 500 меңгә якын кеше килүе көтелә

9 июльдә, мөселманнарның төп бәйрәмнәреннән берсе булган Корбан бәйрәмендә Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе мәчетләренә йөзләгән мең мөселман килер дип көтелә. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Әббәсовка сылтама белән хәбәр итә.

Әббәсов чәршәмбе көнне узган матбугат конференциясендә белдергәнчә, бу көнне башкала мәчетләренә – 300 меңгә якын, ә Мәскәү өлкәсендәге Аллаһ йортларына тагын 200 меңгә якын кеше килүе көтелә.

Мөфти сүзләренчә, буталчыклык һәм этеш-төртешкә юл куймас өчен, бәйрәм намазын оештыру эшләренә волонтерлар җәлеп ителгән. Алар төрле телләрдә мөселманнарга урамнарда ориентлашырга һәм метродан чыгу юлларында ярдәм итәчәк.

Әббәсов шулай ук Мәскәү өлкәсендә корбан чалу өчен махсус мәйданчыклар җиһазландырылуын искәртте һәм мөселманнарны әлеге йоланы билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә үтәргә чакырды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100